Имя
Лилия
Фамилия
Мухаметшина
Специальность
Завуч
Материалы
Раздел: Родной язык
Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Без бүген төрки бабаларыбыздан калган, ләкин ниндидер сәбәпле юкка чыгып баручы йола бәйрәменә җыелдык. Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйлә торган булган. Елгада боз кузгалганны карарага ерак авыллардан да әби-бабайлар,яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар җыелган. Ташу аккан елга буйлары бәйрәм төсен хәтерләткән. Чөнки анда олыларның яшьләрнең шатланып көлүләре, өздереп гармун уйнаган тавышлары төнгә кадәр еракларга ишетелеп торган. Ә инде бер-берсенә бәрелә-бәрелә агучы бозларның яңгыравы яңарып килүче табигатькә сихри ямь өстәгән. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!!!
Раздел: Родной язык
Әлеге искитмәле юллардан, сүзнең дөньяда иң гадел, иң күркәм, иң гүзәл һәм иң сабыр зат – Укытучы турында барганы аңлашыладыр мөгаен. Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.