Конспект урока по татарскому языку и литературе для 2кл.для русскоязычных учащихся.Правила дорожного движения для учащихся.
Рухи гариплек арта барган, ансат юл белән байлык туплау көчәйгән заманда, яшьләребез кайсы кыйблага табынырга тиеш? Әхлаксызлык, миһербансызлык чиреннән аларны ничек саклап калырга? Бу сорау бүген күпләребезне борчый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, әдәби әсәрләр аша укучыларым күңеленә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек орлыклары салырга, аларга дөрес юл сайларга, матурлыкны күрергә, табарга өйрәтергә телим. Әлеге дәресем дә дә шул максат белән оештырылды.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Респуб-ликабызның халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗаты диюгә күз ал-дына иксез-чиксез дәрья килеп баса.