Максат: - тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны үз сөйләмнәрендә файдалана белү күнекмәләрен булдыру; - диологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; - укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.
Материал Panasonic интерактив тактада эшләү өчен Elite Panaboard book программасында башкарылды. Башлангыч сыйныфларда укучы рус телле балаларга ясагыч кушымчаларны, аларны ялгау үзенчәлекләрен өйрәткәндә файдаланырга мөмкин. 1 слайд. Укучылар сүзләргә кушымчалар ялгыйлар. Туры килмәгән кушымча "югалу" үзенчәлегенә ия. Аннары пәрдә (шторка) артына яшерелгән кагыйдә укыла. Анда сүзләр төрле төсләрдә язылган. Бу - укучы "калын", "нечкә" төшенчәләрен истә калдырсын өчен шулай эшләнә. 2 слайд. Җаваплар пәрдә артына яшерелгән. 3 слайд. Җаваплар уклар (стрелки) белән экраннан читтә яшерелгән.