Имя
Рахиля
Фамилия
Мавлеева
Специальность
Не выбрана
Материалы
Раздел: Родной язык
27нче ноябрь көнне 4нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы методик берләшмә утырышы булып узды. Утырышның темасы ” Укучыларны системалы рәвештә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләү”. Түгәрәк өстәл артында районыбыз укытучылары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм киңәшләрен бирделәр. Район Мәгариф идарәсе методисты Гильфанова Э.Р. сәләтле балалар белән эшне оештыру һәм бәйгеләргә әзерлекнең дәрәҗәсе турында сөйләде. Кызыксындырган барлык сорауларга җавап алынды. Укытучылар Кашапова Г.Х. һәм Борһанова Г.Ш. 2-11 нче сыйныф укучылары белән берлектә Әниләр көненә багышланган кичә үткәрделәр.