Специальность
Не выбрана
Материалы
Раздел: иное
Сингапур структураларын кулланып 4 класс өчен татар теленнән “Аергыч” темасына дәрес эшкәртмәсе Тема: Аергыч. Максат: 1. Жөмләнең иярчен кисәкләрен өйрәнүне дәвам итү. 2. Аергыч турында мәгълүмат бирү, җөмләнең исем белән белдерелгән кисәген ачыклап нинди? кайсы? ничәнче? соравына җавап булып килүен ачыклау. 3. Игътибарлылык, чисталык, дус булу, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү. Жиһазлау: презентация, интерактив такта, сораулар белән карточкалар, дүртәр кәгазь кисәге, стикерлар, парковка (кызыл, яшел, сары битләр ишек янында) Кулланылган сингапур структуралары: Куиз-куиз трэйд, Раунд-робин, Конэрс, Таймд-Пэа-Шэа, Микс-Фриз-Груп. Дәрес барышы. I. Оештыру өлеше. Матур язу. - Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды! - Кара-каршы, җилкәгә-җилкә партнерларыгыз белән исәнләшәсез! (жест белән) - Кунакларга елмаеп тыныч кына утырабыз! - Күзләрегезне йомып, без булдырабыз дип кабатлыйбыз! - Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.