Тема: “Акыллы Карабай” текстындагы яңа лексика.
Дәрес тибы: ЛКФ
Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)
1) “Акыллы Карабай”текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру; исемнәрнең тартым белән төрләнүен кабатлау;
2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;
3) дүрт аяклы дусларыбызга карата мәхәббәт тудыруга йогынты ясау.
Укучы өчен:
Акыллы Карабай турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.
Тартым кушымчаларын куллана белү.
“Акыллы Карабай” текстын сөйләргә өйрәнү.
Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (141 - 142 нче битләр); методик ярдәмлек (66 нчы бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”.