Обучение проводится в течение 6 месяцев. В течение этого времени ведется работа по развитию фонематического слуха и развитие речи детей. На занятиях дети учатся делить предложения на слова, слова на слоги, слоги на звуки, устанавливать порядок следования звуков в слове, связь между звуками. В период обучения грамоте уделяется большое внимание умению различать и устанавливать их взаимосвязи и последовательность; совершенствованию речевого аппарата учащихся и выработке отчетливого и достаточно громкого правильного произношения слов, слогов, звуков. Совершенствовать умение составлять рассказ по картинке.
Әлеге уку дәресе А.Г.Яхин методикасына нигезләнеп, аның дәреслеге буенча үткәрелде. Бу методика белән эшләү укытучының да, укучының да иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра, фикерләү һәм танып – белү сәләтен үстерә. Дәреслекләр әдәби әсәрләргә анализ ясауга багышланган. Анализны укучы үзе ясый. Дәреслектә әзер җаваплар бирелмәгән. Укытучы җавапларга бәя бирә, укучыларга ярдәм итә. Һәр дәрестә укучы белән бергә укытучы да мөстәкыйль уйлый, өйрәнә. Уку дәресендә балалар, төгәл фәннәрдәге кебек үк логик операцияләр башкаралар (таркату, бәйләнеш эзләү, гомумиләштерү, җыю һ.б.) Яхин методикасы белән укыту укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә,яңача фикерләргә,үз фикереңне әйтергә өйрәнүгә зур ярдәм итә. Әлеге дәрестә өстәмә материал – китап күргәзмәсе, кроссворд, табышмак, әйтемнәр иркен файдаланыла. Дәреснең эффектлыгын тәэмин итү өчен, таныштыру, әңгәмә, күзәтү, эзләнү методлары, компьютер технологияләре кулланыла. Дәрес иҗади үстерешле характерга ия, әхлакый шәхескә юнәлдерелгән. Балалар төркемнәрдә фикерләшеп эшлиләр, башкарган эшләренә үзконтроль ясыйлар, үзбәя куялар.