Урок - заочное путешествие. Русский язык. 5 класс.
Интегрированный урок по истории и ИЗО по теме: "Гербы"
методическая разработка урока по русскому языку для 2 класса ОС «Школа 2100». Урок-сказка. В необычной и увлекательной форме учащиеся закрепляют знания о способах проверки безударных гласных в корне слова; на основе различных заданий закрепляют навык правописания слов с безударной гласной в корне слова.
Тема: “О,ө,ы,э(е) хәрефләренең дөрес язылышы” Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): татар сүзләре һәм алынма сүзләрдә о,ө,ы,э(е) хәрефләрен дөрес язу, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә дөрес аера белү күнекмәләре формалаштыру ; (укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау. Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру. Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.