5-8 сыйныфлар өчен татар теленнән өстәмә материал
Рухи гариплек арта барган, ансат юл белән байлык туплау көчәйгән заманда, яшьләребез кайсы кыйблага табынырга тиеш? Әхлаксызлык, миһербансызлык чиреннән аларны ничек саклап калырга? Бу сорау бүген күпләребезне борчый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, әдәби әсәрләр аша укучыларым күңеленә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек орлыклары салырга, аларга дөрес юл сайларга, матурлыкны күрергә, табарга өйрәтергә телим. Әлеге дәресем дә дә шул максат белән оештырылды.
Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай дөньяда нибары 27ел яшәгән, бары тик 8 ел ижат иткән- шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган .Аның исемен һәркем яхшы белә.Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр язган.Балалар аның шигырьләрен яратып укыйлар.