Тема. Каршы куючы теркәгечләр Максат. 1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү. 2. Бәйләгеч сүз төркемнәре белән танышуны дәвам итү, алган белемнәрне ныгыту. 3.Сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү. 4. Мөстәкыйльлелек тәрбияләү.
Рухи гариплек арта барган, ансат юл белән байлык туплау көчәйгән заманда, яшьләребез кайсы кыйблага табынырга тиеш? Әхлаксызлык, миһербансызлык чиреннән аларны ничек саклап калырга? Бу сорау бүген күпләребезне борчый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, әдәби әсәрләр аша укучыларым күңеленә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек орлыклары салырга, аларга дөрес юл сайларга, матурлыкны күрергә, табарга өйрәтергә телим. Әлеге дәресем дә дә шул максат белән оештырылды.