5-ки класска кичээл-чоргаарал. Орус болгаш тыва культура, спорт талазы-биле чижектер киирип тургаш эрттирген кичээл.
Урта мәктәп укучысы, орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә, сүзләрне һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык, грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Әдәби тел грамматик закончалыклар, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләр белән нормалаша. Әмма теләсә кайсы телдәге күренеш һәм фактларның барлык үзенчәлекләре дә аерым кагыйдә һәм искәрмәләрдә чагылып бетмәскә мөмкин. Бу хәлне исәпкә алмау китап, газета һәм журнал битләрендә төрлечә язуга сәбәп була. Татар телендә орфографик нормалар нигездә 2 сәбәп аркасында бозыла: 1) Җирле диалект үзенчәлекләре тәэсирендә; 2) Татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булу сәбәпле.
Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәве өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Укучыларның сүз байлыгын арттыру, лексик минимумны ачыклау, сүзләрнең кулланылышын, төрләнешен, дөрес әйтелешен, язылышын өйрәтү – бүгенге көннең актуаль проблемасы. Бүген җәмәгатьчелекне нык борчый торган сораулар: телебезне яңа төшенчә – терминнар белән баету, искергән атамаларны яңарту, термин кулланышындагы төрлелекне бетерүне истә тотып, сүзлекләр төзеп, бастырып чыгару. Шушы бурычларны хәл итү көнүзәк мәсьәләләре булып тора. Лексикография өлкәсенә караган мәсьәләләрне өйрәнү һәрвакыт актуальлеген саклый.