Һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә алынмалар, кабул ителгәндә, мәгънә ягыннан да, фонетик һәм грамматик яктан да үзгәреш кичерәләр. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге авазлар арасында шактый зур аерма булганлыктан, рус сүзләре, татарчага кабул ителгәндә, иң беренче чиратта аваз ягыннан үзгәреш кичергәннәр. Алынмаларның үзгәрү дәрәҗәсе кайсы чорда һәм нинди юл белән кабул ителүгә бәйле. Борынгырак алынмалар фонетик яктан күбрәк үзгәрсәләр, соңрак кабул ителгән алынмалар нигездә үзгәрмәгән.
Сөйләм теле аша кергән алынмалар зуррак узгәрешләргә дучар булганнар. Язма тел аша кергәннәре кимрәк дәрәҗәдә үзгәргәннәр яисә бөтенләй үзгәрмәгәннәр. Борынгырак чорда сөйләм теле аша кереп, төрле үзгәрешләр кичергән алынмаларга мондый сүзләрне кертергә мөмкин: жәл, шәл, эскәтер, кәбестә, каравам, пумала, сумала, салам, мунчала, фатир, мич, кесәл, ситсы, буразна, ызба, әбәт, чегән, пинжәк, эшләпә, бүрәнә, арыш, уҗым, камыт, өстәл.
Шулай итеп, килеп чыгышы ягыннан без өйрәнә торган телләрнең сүзлек составында түбәндәге охшаш һәм үзенчәлекле билгеләр күзәтелә:
• бу телләрнең сүзлек составында төп өлешне аларның үз сүзләре тәшкил итә;
• ике телдә дә шактый гына күләмдә алынма сүзләр (Һинд-европа, гарәп-фарсы телләре аша кергән алынмалар) кулланыла;
• татар телендә рус алынмалары һәм рус теле аша кергән башка тел сүзләре зур урынны алып тора. Шул ук вакытта рус телендә дә татар теле сүзләре бар. Әлбәттә, аларның саны татар телендәге рус алынмаларыннан күпкә кимрәк.
Соңгы елларда алынмалар татар теленә үзгәртелмичә дип әйтерлек кабул ителә(мәсәлән: ваучер, биржа һ.б).