Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай дөньяда нибары 27ел яшәгән, бары тик 8 ел ижат иткән- шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган .Аның исемен һәркем яхшы белә.Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр язган.Балалар аның шигырьләрен яратып укыйлар.
Тема: “ Татарстаным - туган илем” темасын кабатлау Максат: 1. Дәрес этапларында яңа технологияләр куллану. Милли-региональ компонентлар кулланып, балаларның белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыкларын үстерү. 2. Тулы, төгәл җөмләләр белән сорауга җавап бирергә, эшне мөстәкыйль башкарырга, өйрәнелгән материал буенча нәтиҗә ясарга, төрле ситуация буенча сөйләшү оештырырга өйрәтү.Укуга кызыксыну тәрбияләү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 3. Туган җиргә, әби-бабайга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Милләтара дуслык, патриотик хис уяту. Җиһазлау: дәреслек “Татар теле” 3сыйныф( Р.З.Хәйдәрова); ИКТ; Ф.А.Ганиев аңлатмалы сүзлеге; милли костюм рәсемнәре;