Урта мәктәп укучысы, орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә, сүзләрне һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык, грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Әдәби тел грамматик закончалыклар, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләр белән нормалаша. Әмма теләсә кайсы телдәге күренеш һәм фактларның барлык үзенчәлекләре дә аерым кагыйдә һәм искәрмәләрдә чагылып бетмәскә мөмкин. Бу хәлне исәпкә алмау китап, газета һәм журнал битләрендә төрлечә язуга сәбәп була. Татар телендә орфографик нормалар нигездә 2 сәбәп аркасында бозыла: 1) Җирле диалект үзенчәлекләре тәэсирендә; 2) Татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булу сәбәпле.
Материал Panasonic интерактив тактада эшләү өчен Elite Panaboard book программасында башкарылды. Башлангыч сыйныфларда укучы рус телле балаларга ясагыч кушымчаларны, аларны ялгау үзенчәлекләрен өйрәткәндә файдаланырга мөмкин. 1 слайд. Укучылар сүзләргә кушымчалар ялгыйлар. Туры килмәгән кушымча "югалу" үзенчәлегенә ия. Аннары пәрдә (шторка) артына яшерелгән кагыйдә укыла. Анда сүзләр төрле төсләрдә язылган. Бу - укучы "калын", "нечкә" төшенчәләрен истә калдырсын өчен шулай эшләнә. 2 слайд. Җаваплар пәрдә артына яшерелгән. 3 слайд. Җаваплар уклар (стрелки) белән экраннан читтә яшерелгән.