1нче сыйныфның рус төркеме өчен мөстәкыйль эш
Получите доступ ко всем материалам
Полный и неограниченный доступ ко всем материалам методической библиотеки на год с момента подачи и оплаты заявки. Доступ стоит 500 руб в год
Если Вы уже подавали заявку – тогда войдите или зарегистрируйтесь на сайте под тем же email-адресом, на который оформляли доступ
Также доступ ко всем материалам получают БЕСПЛАТНО
Участники Федерального учебно-методического объединения учителей
БЕСПЛАТНО
Участники объединения получают множество привилегий включая бесплатное прохождение любых курсов КПК и переподготовки (оплачивается только изготовление и отправка документов), бесплатные сертификаты, благодарственные письма, стажировки зарубеж, помощь в прохождении аттестации, юридическую помощь и многое другое.
Наши постоянные пользователи
БЕСПЛАТНО
Если Вы проходили профессиональную переподготовку (1 любой курс) или повышение квалификации (2 любых курса) в 21/22-м учебном году – Вы как наш постоянный клиент получаете много преимуществ, включая бесплатный доступ к трансляциям, получению сертификатов и многому другому.
Похожие материалы
Раздел: Родной язык

Урок на тему “Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты”

Раздел: Родной язык

Төзүче: Шәйхулова Миләүшә Фәгыйль кызы Азнакай районы Җиңү бистәсе гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зал бәйрәмчә бизәлгән. Г.Тукайга багышлап чыгарылган әдәби газета Г.Тукайның “Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем”,-дигән сүзләре язылган плакат Мотыйгулла хәзрәт гаиләсен чагылдырган рәсемнәрдән төзелгән газета Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларының, Җаек, Казан шәһәрләренең Тукайга мөнәсәбәтле урыннарын чагылдырган рәсемнәр эленә Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган әсәрләрдән китап күргәзмәсе оештырыла һ.б 1. “Бәйрәм бүген” җыры.(Җ.Фәйзи көе) 2. (Бер укучы, сәхнә артыннан чыгып, шигырь сөйли-сөйли алга таба килә) Шигырь “Тукай көне” ( М.Әгъләмов) Илдә кояш, Җирдә кояш, Йөздә кояш, күздә кояш. Көндәгечә көлә кояш, Әмма бүген үзгә кояш. Бүген аның каршысына Канатланып чыккан бөре.. Аваз сала томшыклары: Тукай көне! Тукай көне! Килә язлар, китә язлар, Һәр ел саен үзгәрелә... Үзгәрелә... Һәр ел саен Тукай гына Япь-яшь хәлдә килә безгә. Киңлекләрдә язгы аваз- Чыр-чу килә кошлар иле, Чеңләп тора аһәңнәре: Тукай көне! Тукай көне! Илдә кояш, Җирдә кояш, Тукай көне канат җәйгән. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, Тукай көне- Безнең бәйрәм! 3.2 нче укучы сәхнәнең икенче ягыннан чыга) Шигырь “Мәңгелек яз” Р.Вәлиев Шатлыгыннан бүген апрель көлә, Көлү тавышы - һәрбер инештә. Карлар түгел, җирнең җаны эри- Апрель аңа шундый килешкән. Апрель булып, илгә Тукай килә- Үлгән җаннар, каннар яңара. Яз аенда кем соң хыялланмый Тукай кебек яшәп янарга! Апрель булып, җиргә шатлык килә, Яз уяна һәрбер күңелдә. Күзен ача агач бөреләре- Чәчәкләргә илем төренә. Бергә Бәйрәм бүген- Тукай көне- Чәчәкләргә илем төренә Чәчәкләр биюе А.Б.-1 Гап-гади бер апрель көне һаман Татарымның күңел түрендә. Гадәти хәл: тукмак чаклы малай Туа ул көн Арча җирендә. Ача малай чишмә ачкан кебек, Үз йөрәген иркен дөньяга. Аның «Туган телен»җырлап бүген, Куана да татар моңлана. Тукай.- дисәм, кояш нуры белән Тирә-якка моңнар тарала. Бөек Тукай халык ярасы ул, Үзе дәва- тирән ярага. А.Б.-2 1886 елның язы.Апрель ае. Моннан 120 ел элек тә яз гадәттәгечә килә. Агачларда бөреләр бүртеп килә, болыннар яшәрә, табигать уяна.Бөтен тереклек, яз килүгә куанып,аваз сала. А.Б.-1 Авылның мулласы Мөхәммәтгариф белән Бибимәмдүдә гаиләсе яшәреп килгән табигатьне тагын да ямьләндереп, шатлык өстенә сөенеч өстәп дөньяга килгән сабыйларына куаналар. Дөньяга бөек шагыйрь тууын, бу сабыйның кечкенә генә шушы Кушлавыч авылын илгә танытачагыннан хәбәрдар булмаган авыл халкы язгы авыл мәшәкатьләренә чумган. Әнә җигүле атка утырган бер агай басу ягына китеп бара, авыл башындагы яңа чирәм борын төрткән аланлыкта, чыр-чу килеп, бала-чага уйный, берничә җитү кыз чишмәгә суга ашыга. “Кушлавыч” җыры(Ф.Гыйззәтуллина сүзләре) яңгырый, кызлар башкаруында күмәк бию А.Б.-2 Соңрак, шагыйрь Габдулла дөньяга аваз салган авылына багышлап шигырь яза: Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән “Туган авылым” җыры(А.Монасыйпов көе) А.Б. -1 Булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, аңа күкрәк сөтен имезеп, яшәү көче биргән һәм, ниһаять, баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана-Арча районының Өчиле авылында туып үскән кыз.Ул шул авылның Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибимәмдүдә апа. Мәмдүдә озынчарак йөзле,сызылып киткән кара кашлы, матур кылыч борынлы, төскә-биткә чибәр, матур буй-сынлы, кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган, сүзгә-телгә оста, тегү- чигүгә маһир хатын була. Улы Габдулланы ул “Җан Габдуллам, якутым, гәүһәрем!”-дип, күкрәгенә кысып сөяргә яраткан. Кызлар ансамбле башкаруында “Бишек җыры” (Г Тукай сүзләре) А.Б.-2 Беренче кайгы җилләре нәни Апушның тәрәзәсен бик иртә кага: пар канатлы булып, гаилә җылысын тоеп яшәү насыйп булмый аңа. Әтисе үлгәндә ул 5 айлык кына булып кала. ( Җыр яңгырый: ...әни мине Ак биләүгә биләгән, Ак биләүләргә биләгән, Бәхете булсын димәгән.) Иренең вафатыннан соң Өчилегә кайтырга мәҗбүр булган Бибимәмдүдәгә үзен сорап килгән Сасна авылы мулласына ризалык бирүдән башка чара калмый. Үзенең бу авылга килүен Габдулла “Исемдә калганнар” исемле автобиографик әсәрендә менә ничек искә ала. “Ничек, ни рәвешле бардым, мине кемнәр каршылады-анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә. Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган.Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган” Шигырь “Сасна Пүчинкәсе авылы зиратында” Р.Гаташ Әкрен, әй, җил, тын бул, тыңла: Монда- Тукай әнкәсе... Чишмә җырлый... Гүя ул да Шул әнкәнең тәңкәсе, Йә моңлы чулпы тавышы. Кызларның судан кайтышы- (Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!) Һәр татар кызы баш исен Бөек ана кабренә; Шаулый каеннар... Ул инде Күчкән халык бәгъренә. Монда бары кабер ташы Сөйли: “Тукай әнкәсе...” Ә чишмәләр тынмый җырлый: “Сасна кызлары, исән бит Мәмдүдәнең тәңкәсе, чулпылары? Мирас итте Якты моңын, ак күңелен Сезгә шагыйрь әнкәсе. Сездә-чулпы, тәңкәсе” А. Б.-1 Кырыс язмыш Габдулланы икенче тапкыр Зиннәтулла бабасы йортына китереп ташлый. Тормышның бик авыр, бөтен Идел буйларын дәһшәтле ачлык каплап алган 1890-1892 еллар була бу. Шуңа күрә Габдулланың биредәге тормышын күз алдына китерү кыен түгел. ...Минем дә бит телем бу дөньяга “Әттә, әннә,-”диеп ачылган. Һәм бикләнгән шул сүз сабый килеш Күбәләктәй күңелләремдә. Мин гаеплемени гомерләрнең Шулай иртә сүрелгәненә. Мин гаеплемени назланырга Җитмәгәнгә миңа чиратлар. Әнкәм җанын ак күбәләк диләр, Кире кайтса, гөлгә кунаклар. (Ф.Гыйззәтуллина) А.Б.-2 Биредә яшәү ничек кенә кыен булмасын, бу гаилә сабыйны ач үлем тырнагыннан саклап калган, аңа яшәү көче биргән.Әле язмыш аны Өчилегә кабат-кабат кайтарачак. Танылган шагыйрь булгач Габдулла: Айрылып китсә дә гомремнең таңында мин, И Казан арты! Сиңа кайтым сөеп тагын да мин, дип язачак. Ә бу юлы язмыш дигәнебез Өчиленең бер крестьяны кыяфәтендә булып, Габдулланы Казанга алып китә. (Габдулланы асрамага бирү күренеше: базарда халык кайнаша, ат килеп туктаганы ишетелә,“асрамага бала бирәм,”дигән тавыш ишетелә. Нәни Габдулланы ияртеп бер абзый килеп керә, шул сүзләрне кычкыруын дәвам итә. Халык арасыннан ирле-хатынлы ике кеше аерылып чыга, баланы үзләре белән алып китәләр ) А.Б.-1 Асрамага бала бирәм, Йә, кайсыгыз ала?- Шомлы тавыш ишетелде Печән базарында. Кайберәүләр читләп үтте, Кемдер кызганды. Арадан бер мәрхәмәтле Аны күтәреп алды. (Р.Арсланова) Бу мәрхәмәтле кешеләр ирле-хатынлы Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа була. Яңа бистәдә үткән ике ел шагыйрь тормышында якты хатирә буларак саклана. Бу әти-әнисе икесе берьюлы авырып киткәч, үзләренең үлеп китүләреннән куркып, малайны кире бабасына кайтарырга мәҗбүр булалар. А.Б.-2 Үзләре дә мохтаҗлыкта яшәгән бу гаилә, асрамага бирәсе бала барлыгын әйтеп хәбәр җибәрәләр. Кырлай авылыннан Сәгъди исемле абзый килеп, кечкенә Апушны үзләренә алып китә. Бу авылны ул соңыннан “дөньяга күзем ачылган урын”дип атый. Шагыйрьнең иҗатында бу авылны сурәтләүгә мөһим урын бирелгән. 1. “Шүрәле”дән өзек сөйләү 2. Шигырь «Кырлай» Ә.Рәшитов А.Б.-2 Бала чакта әле бик күп Кулдан-кулга йөрде. Җылы кочак, кадер-хөрмәт Апуш бик аз күрде. Нәни Апушның сәяхәте бу юлы да Кырлай авылы белән генә дә чилләнми. Бер-бер артлы ике баласын югалткан Галиәсгар җизнәсе белән Газизә апасы аны Җаекка алдырталар. Җыр. Җыр “Тукай иртәсе” (Г.Афзал сүзләре, С.Җәләй-Вәлиди көе) А.Б.-1 Җаек-Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны.Ул монда “Мотыйгыя”мәдрәсәсенә укырга бара.Әтисе белән бер мәдрәсәдә белем алган Мотыйгулла хәзрәтнең ярдәмен һәрвакыт тоеп яши Габдулла.Шигырь язу серләренә дә аны ул өйрәтә.Г.Тукайның беренче әсәрләре Уральск шәһәрендә чыккан “Фикер”газетасында һәм “Әлгасрел-җәдит”журналында басыла. Монда ул Мотыйгулла хәзрәтнең улы- булачак беренче профессиональ җырчы Камил Мотыйгый белән аралашып яши, кызы-булачак опера җырчысы- Галия Кайбицкаяны кулына алып, “ай-яй каты кычкыра, җырчы булыр бу”,- дип юрый торган була. А.Б.-2 Г.Кайбицкая истәлекләреннән: “Хәвефле 1913 нче ел. Тукаебыз үлгән ел. Әниемнең сөйләүләре буенча, әтиебез Мотыйгулла бу зур югалтуны бик авыр кичерә. Йөрәге өзгәлә аның. Бу кайгылы минутларда әтиебез өлкән кызы Әминәгә шигырь дәресләре биреп күңелен юата торган була. Әминә апабыз зиһенле бала булып чыга.Күп тә үтми аның шигырьләре “Сөембикә” журналында басыла башлый. Казан мәгърифәтчеләре ул шигырьләргә игътибар итәләр Һәм Әминә апабызга Г.Тукай исемендәге беренче стипендия билгеләнә. Безнең гаилә дә бурычлы булып калмый, әлбәттә. 1915 елның 14 май санында “Йолдыз” газетасында шундый эчтәлекле хәбәр басыла: “Камил Мотыйгый үз концертларыннан җыелган акчаның бер өлешен Г.Тукай исемендәге стипендия фондына бирде.” А.Б.-1 Уйланам-уйланам да шундый фикергә киләм: ничек итеп әтиебезнең йөрәге өзгәләнмәсен соң? Габдулла абыйның бәхетле чоры шул Мотыйгулла остазы янында узган лабаса. 1907 нче елда Уральскидан Казанга китәр алдыннан Габдулла абый “Пар ат” шигырен яза: Хуш, гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз; Ах! Таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз. Сездән аерылып, туганнар, җайсыз, уңайсыз тору; Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.” Җыр. “Пар ат” (Г Тукай сүзләре) Шигырь «Син Җаекта канат кактың» (Жакан Сыздыков) Җыр “Тукайга” В.Әхмәтшин көе, М.Разов сүзләре А.Б.-2 1907 елда Тукай мәгърифәт учагы булган Казанга килә.Монда ул Г.Камал, Х.Ямашев, С.Рәмиев кебек күренекле шәхесләр белән очраша һәм аралашып яши. Ул алдан исемен әйтеп, танышырга яратмый, шуңа күрә аны беренче тапкыр күргән кешеләр еш кына уңайсыз хәлдә калалар ( Г.Камал белән танышу күренеше) А.Б. 1907 елның октярь башлары. “Йолдыз” газетасының секретаре Г.Камал ялгыз гына эшләп утырганда, ишек шакып, редакция бүлмәсенә яшүсмер кыяфәтле бер егет килеп керә.Шәкерт-мәкертләрнең редакциягә килеп йөрүләре гадәти хәл булганга, Г Камал, артык илтифат итмичә, яңадан өстәленә иелә. Озак сүзсез торуны килештермичә, “малай” телгә килә: Г.Т. Һади әфәнде тиз килер микән? (Г.Камал мыгырданып кына җавап кайтара) Г.Т. Безнең газета-журналлар сезгә килгәндер бит, Галиәсгар әфәнде? Г.К. Нинди газета-журналлар? Г.Т. “Фикер”, “Әлгасрел-җәдит”, “Уклар”. Г.К. Сез Уральскиданмыни ? Г.Т. Ие. Г.К. Алай булгач, сез анда шигырьләр яза торган Габдулла Тукайны да белә торгансыз? Г.Т. Ул “Апуш” мин булам А.Б.-1 “ Болгар” кунакханәсе. Г.Тукай монда 1907 елның октябрендә килеп, 40 нчы бүлмәгә урнаша һәм 1912 елның декабрь урталарына кадәр яши. Замандашларының истәлекләрендә әлеге бүлмә еш искә алына. (С.Хәкимнең “Кырыгынчы бүлмә” поэмасыннан өзек укырга мөмкин) Казанда яшәгән елларында Тукай аеруча күп иҗат итә. (Г.Тукай шигырьләре укыла, аның сүзләренә язылган җырлар, биюләр башкарыла) 1. Җыр “Иртә” З.Хәбибуллин көе. 2. Җыр “Безнең гаилә” 3. “Таз” шигыре буенча куелган бию 4. Җыр “Карлыгач” 5. Шигырь “ Шагыйрь» А.Б. 1913 елда Клячкин больницасында үлә. Ләкин Тукай халык күңеленә мәңгегә кереп калды. Тукай безнең үткәнебез дә, хәзергебез дә, киләчәгебез дә. Кайтып киләм шулай салмак атлап, “Артка ташлап дөнья уйларын.” Бөек Тукай үткән юллар буйлап Йөгереп үтә минем уйларым. Кушлавычка, Өчилегә китә, Йөгерек уйлар җитә Саснага: Мәмдүдәнең чыңлый чулпылары Кер юганда басып басмага. Җилдән шаулый Кырлай каеннары, Сәгъди абзый яный чалгысын. Нәни Апуш кырда кузна уйный, Онытып бөтен кайгы-сагышын. Туганнары чыккан каршыларга: Килеп җиткән олау Җаекка. Мотыйгулла хәзрәт сабак бирә, Игътибары нәни Апушта. Хыял канатымда очып үтәм, Пар атларда чабам Казанга. “Болгар” номеры,кырыгынчы бүлмә Күңелемнән чыкмый һаман да. Шагыйрь йөргән эзләр буйлап үтәм, Гасыр аша карыйм Тукайга. Без Тукайлы, без лаеклы халык, Без бурычлы калмыйк Тукайга.(Шәйхулова М.) 6. Шигырь “Без- Тукайлы халык” (Э. Шәрифуллина) 7. Җыр. “Бергәләп җырлыйк” (Р.Курамшин көе,Р.Әхмәтҗанов сүзләре) 8. “Туган тел” җыры астында сөлгеләр белән бию. (И.Шакиров башкаруында) (Биюнең ахырында сөлгеләр әйләндерелә: “ Без Тукайлы халык ” дигән язу барлыкка килә.) Кичә катнашучыларның һәм тамашачыларның “Туган тел” җырының 1 нче куплетын бергәләп җырлавы белән төгәлләнә.

Раздел: Родной язык

1 өлеш.Тукай узган юллар. Шигърият күчештән, дәвамлылыктан башка үсә алмый.Аның ачышлары картаймый,сәнгатьчә яңгырашын югалтмый. Хәзерге поэзиянең элеккесен- нән кайтышрак булырга хакы юк. Иң олы бизмән булып, татар милләтенең югары казанышы-Тукай иҗаты тора. Арча районының Кушлавыч авылында 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла дөньяга килә. Әнисе Сасна мул- ласына кияүгә чыга. Габдулланы аылның Шәрифә исемле бер карчыгына ва- кытлыча асрамага калдыралар. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башла- на. Бер шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга “әни”дип дәшеп караганы булмагандыр.Ә менә Габдулла шундый язмыш кичерә.Азрак шунда яшәгәч,аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Инде иркен сулап куясың: рәхәткә тарыды сабый, дисең.Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе үлеп китә.Габдулла ятим кала.Ятим калгач, Габдулла биш гаиләдә яшәп ала. Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәр- хәмәтлерәк була.Чөнки, бәләкәй Габдулла монда озаграк яши,хәтта сабак ала башлый. Кырлай авылында бик күп рухи байлык туплый.Аның туган ягына барсаң,моны бик тиз аңлыйсың.Кырлай янында урнашкан куе кара урман,ул урманга ат сакларга барулар,учаклы,әкиятле,сихри төннәре,каяндыр күзәтеп торган Шүрәле-болар барысы да ятим баланың рухын баеталар. Игенчелек хезмәтеннән кайткач, тал астындагы буага төшеп су керүләре, Баздан катык алып менеп,шуны чишмә суында болгатып әйрән эчү- бары тик Кырлай авылында гына...Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы- Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба. Ул аны Уральскига алып китә.Кайгы – хәсрәте ятимлеген- дә изгән, сихри табигатендә рухи яктан баеткан бишеге белән саубуллашып, Габдулла әнә шундый билгесез сәфәргә чыгып китә.Алда- һөнәрчеләр, лавка- лар тулы, мәчетле,чиркәүле,школалы, мәдрәсәле, милли-чуар Җаек-Уральск шәһәре. Уральск шәһәрендә өч мәдрәсә булган: “ Мотыйгия”,“Рәкыйбия”, “Гай- ния. “Җизнәсе “Мотыйгыя”га урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулла- ның рухына зур тәэсир ясый. Белемгә сусаган Тукай рус мәктәбенә кереп укый башлый. Европа дөньясына чума. 2 өлеш. Журналист буларак Габдулла Тукай иҗаты. 1905-1907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Байларны тәнкыйть итә, тынгысыз журналист буларак таныла.Уральск- ша- гыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 ел- ның сентябрендә үк аның “Әльгасрел-җәдит” журналының реклама җыенты- гында шигырьләре басыла. Ноябрьдә “Фикер” газетасы чыга башлый. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 ел- ның июнендә анысы да(“Уклар”) дөнья күрә. Монда да фактик редактор-Ту- кай. Кыскасы,ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөз- лексез шигырь, мәкалә яза,тәрҗемә итә. Габдулланы аеруча ашкындырып, күңелен нурландырып торган нәрсә, билгеле инде, татар телендә чыгачак газета һәм журнал була. Рөхсәт язуы килгәч купкан шатлык дулкыннары инде ярларына керә. Яңа теләк өстенлек ала: газета һәм журналны тизрәк күрәсе, тотып карыйсы килә. Менә берзаман хәрефләр кайта. Ул да булмый,1905 елның 26 ноябре җи- тә. Шушы көнне Габдулла басу машинасыннан чыккан газетаның беренче санын кулына ала. “Фикер” дигән газета була ул. Шул ук вакытларда “Әльгасрел-җәдит”не чыгаруга да кызу әзерлек бара. Менә 1905 ел бетеп,1906 ел башлана.”Фикер” газетасы Россия киңлеклә- ренә дә тарала. “Әльгасрел-җәдит”нең дә беренче саны, ниһаять, үзенең йөзен укучыга күрсәтә, “Уклар” исемле сатирик журнал мәсьләсе дә көн тәртибенә килеп баса. Габдулла бу вакытта үзенең иң рәхәт,иң бәхетле көн- нәрен кичергән дисәк тә була. “Фикер” газетасында Габдулла наборщик булып эшли. Редакция һәм типография атмосферасында үзен никадәр рәхәт хис итсә дә дә, корректорлык вазифасын һәм бүтән эшләрне ничаклы теләп башкармасын, Габдулланың төп эше- үзе дә шулай санаган булса кирәк,-әдәби иҗат һәм публицистика. Габдулланың үзен иҗат эшенә багышларга карар итүе эпизод рәвешендә генә булмаган. Габдулла газета һәм журнал өчен кирәк дип табылган үз мәкаләләрен дә язган. Габдулла типографиянең рус эшчеләре белән дә аралашкан. Аны үз итеп “интеллегентный татарин” дигән кушамат тагып куйганнар. Бүлмәсендә төне буе ут сүнми, диләр замандашлары. Бүтәнчә була да алмый, “Уклар” журналы тулысынча Тукай өстенә күчә, материалны эшкәртү һәм редакцияләү Габдулла җилкәсенә күчә. Ләкин фев- раль башында нашир һәм редактор Габдулланы эштән чыгаралар. Ни өчен? “Мөхәрриргә” дигән шигырендә барысы да аңлашыла... Шуңа да карамастан, Тукай шагыйрь һәм публицист буларак гаять тиз үсә. Казанда,Оренбургта,Петербургта Тукайны яхшы беләләр. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай Казанга килеп керә.Чыпта белән кап- ланган чанада Уральскига кадәр озын юл үткән малай- туган ягына өлгергән журналист ,канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик булып,сәяси кө- рәшче һәм публицист булып кайтып керә. Казан газета-журналларында эш- ләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус,гарәп,фарсы,төрек телләрен бел- гән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.Исәнме Казан! Әйтә иртәнге намазга бик матур,моңлы азан: И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! Газета һәм журналлар тукталды, үзе эшсез калды. Монда аны төрле милли газеталарга эшкә чакыралар. Ләкин ул буржуаз матбугат органнары белән һич тә якын мөнәсәбәткә керергә теләми. Аны ре- волюция идеяләренә ышанычта булган ирекле матбугат язмышы борчый. Ул 1908 елның 23 июнендә Ф. Әмирханга язган хатында: “Монда “Әл-ислах” ходка китсә, көлке журналы да чыкса,үземнең кальбен сөйгән газета вә идея- мә хезмәт итәр идем”,- ди шагыйрь. Һәм ул “Әл-ислах”та ул җиң сызганып эшләүчеләрдән берсе булып китә. Ләкин моннан килгән керем такы-токы гы- на булганлыктан, шул ук вакытларда ислахчы яшьләр ачкан “Китап”нәшрия- тында экспидитор булып эшли. “Әл-ислах” тирәсендәге шартлар һәм мөмкинлекләр Тукайны шәхси яктан да, иҗади яктан да канәгатьләндермәгән булса кирәк. Үзе сөйгән идеягә хезмәт иткән һәм үзенең күңеленә ошаган матбугат органын булдыру ниятен ул һич тә ташламый.Ниһаять,1907 елның октябрь башлары. “Йолдыз” газетасының секретаре Г.Камал ялгыз гына эшләп утыр- ганда ишек шакып редакция бүлмәсенә яшүсмер кыяфәтле бер егет килеп керә. Тәбәнәк, чандыр.Озак сүзсез торуны килештермичә, малай телгә килә: -Һади әфәнде тиз килер микән? Безнең газета-журналлар сезгә килгәндер бит, Галиәсгар әфәнде? -Нинди газета-журналлар? -“Фикер”, “Әльгасрел-җәдит”,”Уклар”. Шул рәвешчә, ул эшкә дә урнаша. Тукай Казанда “Болгар” кунакханәсенә туктала. Казан яшьләре белән та- ныша. Тәнкыйди мәкаләләр яза. Аны “Әль-ислах”ка тапшыра. Ләкин хәлләре шәптән түгел. Финанс ягын беләбез. “Әльислах” газетасында,“Яшен” журна- лында Тукай алтмышка якын шигырь,бер кечерәк хикәя чыгара. 1908 елның августыннан “Яшен” исемендә көлке журналы чыгара баш- лый. Тукай”Яшен”не бөтенләй үзенеке итеп карый. Аңа бик күп хезмәт куя. Журналның төп юнәлеше, максаты билгеләнә. Беренче мәртәбә дияргә мөмкин, Тукай публицистикага таралган яшен образын кертте. Яшен образының сатирик журналга исем итеп бирелүе дә оч- раклы түгел.Ул турыдан-туры реакциягә каршы булган орган икәнлекне ис- кәртә. Ләкин ирек һәм яктылык өчен көрәшкә чыккан матбугатны йә цензура богаулары, йә материаль кыенлыклар тормыш сәхнәсеннән бик тиз югалырга мәҗбүр итә. 1909 елның июнендә, унынчы саныннан соң,”Яшен” дә югала. ӘммаТукай һәм аның белән фикердәш яшьләр һич тә реакция алдында чиге- нергә теләмиләр. Һичшиксез,”Яшен” кебек,Тукай җитәкчелегендә чыккан,рухы белән суга- рылган кыю фикерле бердәнбер татарча көлке журналы булып танылды. “Яшен” журналына материал җитмәү сәбәпле,Тукай Никитин циркында күргәннәрен язарга була. Карахмәт исемле төрек көрәшчесе татарларның игътибарын җәлеп итә. Шул рәвешчә, Тукайның “Печән базары,яхуд яңа Кисекбаш” исемле әсәре дөнья.Тукайның бу әсәрен һәм “Яшен”дәге кызык- лы шигырьләрен укыгач, “татар галәменең иң оста юмористы” диясе генә ка- ла. Тукай әсәрләрен һәркайда дүрт куллап кабул итәләр. Аңа ярыйсы гына гонорар түлиләр. Шулай бервакыт,Тукай “Кәрванчәй фирмасы”ның чәен мактап озын шигырь яза,25 сум акча ала. Мәшһүр татар халык шагыйре Г.Тукайның “Шура” журналында барлыгы 5 шигыре дөнья күргән. Аларның беренчесе-“Миграҗ” шигыре “Йолдыз” га- зетасыннан күчерелеп, журналның 1910 елгы 9 санында басылып чыккан. Ә “Иһтида”, “Читен хәл”, “Сайфия” исемле җитди шигырьләре татар укучыла- рына беренче мәртәбә 1911 елгы “Шура” саннары аша ирешкәннәр. “Өлфәт”, “Вакыт”, “”Шура” журналы редакторларын Тукай төрлесен-төр- лечә тәнкыйть иткән.Кимчелекләрен әйтеп күрсәткән. Тукайның үзенә дә кискен сүзләре әйтелмичә калмаган.Әйтик,З.Бәшир “Уклар” журналын истә тотып, : “бывший мукшы,әй ялгыш әйтәм, бывший укчы...” ди. Ә “Чүкеч журналыннан очкан пычракны Тукай ничек кичергәндер. Ул аерым шәхес- ләрне хурламый, барысына эпиграммалар яза: Нинди ис: Һәрбер борнын кысып тоткан бүген Белмисезме? Мин беләм: әлбәт,”Чүкеч”чыккан бүген. “Яшен” режим кысуы һәм финанс кыенлыклары нәтиҗәсендә бөтенләй үлә. Казан тагын сатирик журналдан мәхрүм. Тукай ике кулсыз калгандай була. 1910 елның икенче яртысында Тукай материаллары “Ялт- йолт” басы- лып чыга. Бүтән газета-журналларда аның эшләре күренми. Тукай эче пошып, сәяхәткә чыгып китә. Нижний Новгородка Мәкәрҗә яр- минкәсенә барып килә. “Шәрык клубында” концертта катнаша. Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. 1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге какшый.Иртәгә больницага ятар алдыннан ул Ф.Әмирхан янына керә. Әмирхан аңа: - Тиз терелеп чык, тиз күрешик!-дигәч, Тукай: - Юк,тиз күрешмик,син озаграк яшә,-ди. 15 апрельдә Тукайның гомере өзелә. Тукайны күмгән көнне дәресләр үт- кәрелми. Тукай исеме.ничектер, үзеннән-үзе халыкның культурасын, әдәбия- тын сәнгатен оештыручы мәгънәви уртак исемгә әйләнде. Тукай театр сәхнә- сендә дә яши. Ел саен Габдулла тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Халыкның үз шагыйренә булган хөрмәте бигрәк тә язгы айларда- ул туган көннәрдә, һәр елның 26 апрелендә Татарстан язучылары җыелышып Казан шәһәрендәге бөек шәхесләрнең һәйкәлләренә чәчәк куялар. Пушкин,Горький, Тукай, Җәлил... Бер төркем язучылар шул көнне Кырлайда, Арчада, Тукай районында митингларда чыгыш ясыйлар. Шундый ук бәйрәмнәр Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендә дә уздырыла. Шигырь бәйрәме М.Җәлил исе Мендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янын- да дәвам итә. Монда халык Габдулла Тукай премиясенә лаек булган яңа лау- реатлар белән таныша.Тукай, әнә шулай,халкы белән бүген дә бергә атлый. Тукай Татарстанда гына түгел, Русиядә дә мәңгелләштерелгән. Cанкт- Петербургның Казан урамын Тукай һәйкәле бизәп тора. Арча районының Кушлавыч авылында – Тукайның туган йортында Тукаевлар йорт-музее ачылган. Кырлай авылында шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына багыш- ланган “Кырлай” музей комплексы эшли. Тукай исемен республиканың Дәүләт филармониясе йөртә. М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янында шагыйрьнең һәйкәле “балкып” тора.

Комментарии
Это ваш материал?
Войдите или зарегистрируйтесь на сайте под тем email-адресом, под которым Вы загружали данный материал. После этого Вы сможете:
Заказать сертификат
Получить заказанные ранее