Татар теле дәресе Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.2 нче сыйныфта шәхси гигиена әйберләрен кабатлау.
Урта мәктәп укучысы, орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә, сүзләрне һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык, грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Әдәби тел грамматик закончалыклар, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләр белән нормалаша. Әмма теләсә кайсы телдәге күренеш һәм фактларның барлык үзенчәлекләре дә аерым кагыйдә һәм искәрмәләрдә чагылып бетмәскә мөмкин. Бу хәлне исәпкә алмау китап, газета һәм журнал битләрендә төрлечә язуга сәбәп була. Татар телендә орфографик нормалар нигездә 2 сәбәп аркасында бозыла: 1) Җирле диалект үзенчәлекләре тәэсирендә; 2) Татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булу сәбәпле.
Тема: “ Татарстаным - туган илем” темасын кабатлау Максат: 1. Дәрес этапларында яңа технологияләр куллану. Милли-региональ компонентлар кулланып, балаларның белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыкларын үстерү. 2. Тулы, төгәл җөмләләр белән сорауга җавап бирергә, эшне мөстәкыйль башкарырга, өйрәнелгән материал буенча нәтиҗә ясарга, төрле ситуация буенча сөйләшү оештырырга өйрәтү.Укуга кызыксыну тәрбияләү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 3. Туган җиргә, әби-бабайга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Милләтара дуслык, патриотик хис уяту. Җиһазлау: дәреслек “Татар теле” 3сыйныф( Р.З.Хәйдәрова); ИКТ; Ф.А.Ганиев аңлатмалы сүзлеге; милли костюм рәсемнәре;