Максат: 1. Укучыларны сыйфат турында төшенчә белән таныштыру; исемнән чыгып сорау куярга; аны башка сүз төркеменнән аерырга өйрәтү; сыйфат дәрәҗәләренең кушымчалары белән таныштыру; предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү. 2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстә- кыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү. 3. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.
Урта мәктәп укучысы, орфографияне өйрәнү нәтиҗәсендә, сүзләрне һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык, грамоталы итеп язу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш. Әдәби тел грамматик закончалыклар, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләр белән нормалаша. Әмма теләсә кайсы телдәге күренеш һәм фактларның барлык үзенчәлекләре дә аерым кагыйдә һәм искәрмәләрдә чагылып бетмәскә мөмкин. Бу хәлне исәпкә алмау китап, газета һәм журнал битләрендә төрлечә язуга сәбәп була. Татар телендә орфографик нормалар нигездә 2 сәбәп аркасында бозыла: 1) Җирле диалект үзенчәлекләре тәэсирендә; 2) Татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булу сәбәпле.